Татарстанның 1,3 мең укучысы «Зур чакырулар» проектлары конкурсында катнашты

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

"Зур чакырулар" фәнни-технологик проектлар Бөтенроссия конкурсының республика этабы быел җиденче тапкыр узачак. Бу вакыт эчендә анда 1,3 меңгә якын мәктәп укучысы һәм Татарстан көллиятләре һәм техникумнары студентлары катнашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева "Татар-информ" матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Бу фәнни яки тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә торган өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен зур чара. Конкурсның максаты - яшьләрнең сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, проект, фәнни-тикшеренү, инженер-техник, уйлап табу һәм иҗат эшчәнлеге белән кызыксыну, фәнни белемнәрне һәм казанышларны популярлаштыру», - дип сөйләде спикер.

Конкурста катнашучылар Россия Фәнни-технологик үсеш стратегиясе һәм Татарстанның перспектив бурычлары белән бәйле төрле юнәлешләр буенча проектлар булдыра, дип билгеләп үтте Алексеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International