Казан университетының яшь галиме Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек булды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

«Планетаның сыек углеводородлар запасларын рациональ үзләштерү» дөньякүләм дәрәҗәдәге Фәнни үзәкнең нефть бирүчәнлеген арттыру ысуллары фәнни-тикшеренү институты өлкән фәнни хезмәткәре, Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты доценты Ирек Мөхәммәтдинов,  яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә, Россия Президенты премиясенә  лаек булды.

Тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

"Миңа шундый бүләк тапшырылачагына, яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә премиягә гаризамның кабул ителәчәгенә ышана да алмадым", - дип кыскача шәрехләде КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә нефть бирүчәнлекне арттыру ысуллары фәнни-тикшеренү институты өлкән хезмәткәре Ирек Мөхәммәтдинов. Ул  2011 елда югары уку йортын бетергәч, «Казаноргсинтез» ГАҖда эшкә урнаша, параллель рәвештә Казан федераль университетына,  ул вакытта югары яңа ачылган  үзле нефть һәм табигый битумнар кафедрасына аспирантурага укырга керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International