Татарстанда төзелә торган "Профессионалитет" ФП үзәкләре эшчәнлеге программаларын яклау буенча эксперт сессиясе башланды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

6 нче февральдә төзелә торган «Профессионалитет» ФП белем-җитештерү үзәкләре эшчәнлеге программаларын яклау сессиясе эше кысасында экспертлар «КАМАЗ» ГАҖ автомобиль заводының җыю линиясендә җитештерү участогында булдылар, уку корпусы һәм Чаллы политехника көллиятенең укыту-җитештерү остаханәләре инфраструктурасы белән таныштылар, мәгариф программаларын эшләү, укыту-җитештерү базасын модернизацияләү, федераль проектны популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Эксперт комиссиясенә Елена Сафина һәм Ирина Рузавина - һөнәри белем бирүне үстерү институтының урта һөнәри белем бирү системасын үстерү проектларын һәм программаларын озата бару үзәге башлыгы урынбасарлары, үзәк проектларын координацияләү һәм озатып йөрү бүлеге башлыгы Антон Соколов , «КАМАЗ» ГАҖ персоналын үстерү департаменты директоры Лениза Хөрмәтуллина кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International