Чаллы шәһәренең «Мәрхәмәт» балалар йортын тәмамлаучыларның ел саен очрашу кичәсен үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Бәйрәм һәм сагыну атмосферасын балалар йорты турындагы фильм, узган еллар фотолары күрсәтте. Сәламләү сүзе белән үзәк директоры Галина Сатаева чыгыш ясады.
Яшьләр дуслары һәм тәрбиячеләре белән очрашуны дулкынланып һәм шатланып көтеп алалар. Һәркайсының үзенең уңышлары белән уртаклашасы, киләчәккә планнары турында сөйлисе килде. Алар балалар йорты ябылгач та, проблемалары, мәшәкатьләре, шатлыклары һәм борчулары белән уртаклашырга килергә урын булганга бик рәхмәтле. Үзәкнең ишекләре алар өчен һәрвакыт ачык!