«Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният» VII регионара фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Саратовта милли татар гимназиясе базасында  укучыларның «Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният» VII төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциягә Татарстаннан, Самарадан, Ульяновскидан, Пензадан, Саратовтан балалар килде. Катнашучылар төрле секцияләрдә үзләренең тикшеренү эшләрен күрсәттеләр. Балалар үзләренең фәнни-гамәли, иҗади проектларын якладылар, кемдер үз гаиләсенең шәҗәрәсен тикшерде. Конференция кысаларында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үткәрелде, анда белем бирү эчтәлегенең этномәдәни татар компонентлы 50 дән артык белем бирү оешмасы катнашты.

Конференциянең иң яхшы эш авторлары, өлкә олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International