Лениногорскида «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этабы тәмамланды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Лениногорск шәһәренең балалар бакчалары базасында «Ел тәрбиячесе-2023» һөнәри конкурсының зона этабы  узды.

Иң яхшы педагоглар  ике төрле чарада осталыкларын  күрсәттеләр: "Балалар белән педагог чара" һәм "Минем педагогик табыш".

Лениногорск шәһәре балалары Россия халыклары белән таныштылар, финанс белеме мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, өлкәннәр һөнәрләре белән таныштылар, төрле тәҗрибәләрдә катнаштылар һ.б.

Жюри зона этабына нәтиҗә ясаячак, җиңүчеләр “Ел тәрбиячесе-202” һөнәри конкурсы финалында катнашачак , ул Казанда 14-17 мартта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International