Татарстанда беренче тапкыр инженерлык белеменә багышланган республика форумы узды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Казанда бүген «Инженерлык республикасы» Татарстан мәгариф проектының биш еллыгына багышланган «Хәзерге заман инженерлык белеме» форумы узды. Беренче тапкыр үткәрелгән чарада Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай, шулай ук Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарыннан мәктәп укучылары катнашты.

«Бу беренче республика форумы. Ләкин шундый хис, зур халыкара вакыйга уздырабыз кебек. "Инженерлык республикасы" белем бирү проекты 2018 елның 1 сентябрендә старт алды. Мәктәпләр, инженерлык сыйныфлары ачылды. Бу инициативаны беренчеләрдән булып Балтач районы хуплады», - диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Ул проект бөтен республиканы берләштерәчәк, чөнки аны гамәлгә ашыруга башка муниципаль берәмлекләр дә кушылачак, диде ул.

«Инженерлык республикасы» мәгариф проекты профессиональ инженер-техник эшчәнлеккә  сәләтле балаларны ачыклау һәм укыту өчен инженерлык мәктәпләре челтәрен булдыруга юнәлтелгән. Бүгенге көндә анда 36 сыйныфтан 500 укучы катнаша.

Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов проектны гамәлгә ашыру Казанда башланды, дип ассызыклады. «Бүген бу бай тәҗрибә бөтен республика буенча тарала. Казан белем бирү палитрасын шундый энҗе бөртеге - безнең мәктәпләр бизәвенә без бик шат», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International