Казанның Яңа Савин районында 440 урынлы ике балалар бакчасы төзиләр

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Быел Казанның Яңа Савин районында һәркайсы 220 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы ачылачак. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре "Демография" илкүләм проекты буенча төзелә. Аларга сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри алачак. Балалар бакчалары Адоратский, Четаев, Чистай һәм Ямашев проспектлары чикләнгән территориядә төзелә. Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, районда мәктәпкәчә учреждениеләр җитми, барлык бакчалар да тулы.

Шәһәр башлыгы балалар бакчалары Роспотребнадзорның яңа таләпләре буенча төзелә, шуңа күрә аның мәйданы башка мәктәпкәчә учреждениеләргә караганда 21 процентка зуррак. 3 яшькә кадәрге балалар өчен анда220 урынның  100 екаралган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы керү төркемнәре, пандуслар һәм лифт ясыйлар.

Казанда бүген 396 муниципаль балалар бакчасы бар, аларда 74 мең бала йөри. Шәһәр мэриясе мәгълүматлары буенча, 10 ел эчендә Казанның балалар бакчаларына йөрүче балалар саны 37%ка арткан. Бу вакыт эчендә 16 мең урынга исәпләнгән 91 мәктәпкәчә учреждение төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International