Татарстанда рәсми рәвештә «Яшел Үзән судно төзү көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе барлыкка килде. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Уку йортын булдыру планнары узган елдан бирле тикшерелде.Документтан күренгәнчә, көллият Яшел Үзәндә Гастелло ур., 4йортка урнашкан. Соңгы вакытка кадәр анда Яшел Үзән машина төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре институты - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ филиалы урнашкан, ул 2020 елдан абитуриентлар җыймаган.
Көллияткә урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча Яшел Үзән механика көллияте укучыларын күчерәчәкләр: «Судостроение» - 95 кеше, «Монтаж һәм судно машиналарына һәм механизмнарга техник хезмәт күрсәтү» - 44 кеше, «судно электр җиһазларын һәм автоматика чараларын эксплуатацияләү» - 49 кеше. Укыту шартлары һәм программалары алар өчен элеккечә калачак. Яңа көллиятне оештыручы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы булачак, аңа карарда язылган йөкләмәләрне үтәү буенча барлык бурычлар да йөкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, республика хакимиятенең Яшел Үзәндә судно төзү көллияте булдыру турындагы планын , "Татар-информ" узган елның маенда хәбәр итте. Район администрациясендә бу районда чыгарылыш укучыларын читкә җибәрмәскә , киләчәктә кадрлар агымын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр, чөнки техникумны тәмамлаучылар алдан ук эш белән тәэмин ителәчәк.