Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Россия фәне көне белән котлавы

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле дуслар! Сезне Россия фәне көне белән котлыйм.

Галимнәребезнең фундаменталь хезмәтләре, алдынгы эшләре ил үсешендә аерым роль уйный. Россия тикшеренүчеләре бүген дә дөнья фәнен алга этәрә, аның офыкларын киңәйтә, искиткеч кыю ачышлар ясый. Һәм әлбәттә, алар гомуммилли максатларга ирешүгә зур өлеш кертәләр, Россиянең фәнни-технологик суверенитетын ныгыталар.

Безнең галимнәрнең лаеклы алмашы үсүе шатландыра. Миллионнарча талантлы егетләр бүген үзләрен инженер эшендә сыныйлар, мәктәптә уыганда ук тикшеренү эшләренә керешәләр, өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә шөгыльләнәләр. Ышанам ки, безнең яшьләр Россия фәненең иң яхшы традицияләрен үз казанышлары белән кадерләп саклаячак һәм арттырачак. Бу көнне илебез фәнен үстерүдә катнашкан барлык кешеләрне, шул исәптән педагогика кебек мөһим юнәлешне  сайлаучыларны ихлас күңелдән котлыйсы килә. Сезгә сәламәтлек, илһам һәм яңа уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне!

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International