Казан педагогы Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумының амбассадоры булды

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Казаннан педагог Ерлан Аймаганбәтов Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумы амбассадоры булды. Чарада бөтен илләрдән 1,5 мең укытучы катнашты.

Казанда Ерлан Аймаганбәтов 5 ел инде Идел буе районының 129 нчы мәктәбендә информатика укытучысы булып эшли. ТР башкаласына ул 2018 елда Оренбург өлкәсеннән  килде. Конкурста катнашу өчен педагогларга 5 этапны үтәргә кирәк иде: гаризаны тутырырга, анкета һәм тестлаштыру узарга, педагогик эшчәнлектән кейс-ситуацияләр белән тренажер узарга һәм видеовизитка әзерләргә.Форум Мәскәүдә узды:  түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр һәм мастер-класслар булды, шулай ук белем бирү һәм тәрбиянең яңа методикалары, хәзерге сыйныф җитәкчесе образы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International