Экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча онлайн-олимпиада 27 февральдә тәмамланачак. Шулай булгач, мәктәп укучыларының беренче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр интеллектуаль ярышта катнашу вакыты бар. Бу конкурс - алар өчен. Балалар табигать турындагы белемнәрен тикшерсен һәм әйләнә-тирәдәге дөньяның чисталыгы һәрберебезнең үз-үзен тотышына һәм гадәтләренә бәйле булуын аңласын өчен. Россия төбәкләрендә олимпиадаларга ярдәм йөзеннән февраль дәвамында Россия экология җәмгыятенең экология дәресләре узачак.
Олимпиаданың тугыз йөкләмәсенең өчесе "Экология" илкүләм проектының бурычлары белән бәйле. Бу балаларга биотөрлелекне ничек саклап калырга, калдыкларны сортларга аерырга, урман торгызу эшләрен алып барырга, урман янгыннарын булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Әгәр моны эшләмәсәк, нинди төзәтеп булмаслык бәла-каза булачагын аңларга. Мәсәлән, "Батарейка" биреме. Ни өчен аны гадәти контейнерга ташларга ярамый? Олимпиада барышында белергез.