7 февральдән 8 февральгә кадәр “Профессионалитет” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан машина төзелеше кластерының база мәйданчыгы , Алабуга политехника көллияте базасында, 2023 елда Россия Федерациясендә конкурс нигезендә сайлап алынган Идел буе федераль округының төзелә торган белем-җитештерү үзәкләре (кластерлары) эшчәнлеге программалары күчмә яклау.узды.
Проектларны яклауны оештыручылар - һөнәри белем бирүне үстерү институты вәкилләре: урта һөнәри белем бирү системасын үстерү проектларын һәм программаларын озата бару үзәге проектларын координацияләү һәм озатып йөрү бүлеге башлыгы Антон Соколов, урта һөнәри белем бирү системасын үстерү проектларын һәм программаларын озата бару үзәге башлыгы урынбасары Елена Сафина, урта һөнәри белем бирү системасын үстерү проектларын һәм программаларын озата бару үзәге башлыгы урынбасары Ирина Рузавина.
2023 елда «Профессионалитет» федераль проектында Татарстан Республикасының өч һөнәри белем бирү оешмасы: Чаллы политехника көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Кукмара аграр көллияте грант оттылар.