Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институтының өлкән фәнни хезмәткәре, фән кандидаты Ирек Мөхәммәтдиновка 2022 елгы яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә дәүләт премиясен тапшырды. Бүләкләү Мәскәү Кремлендә узды.
Мөхәммәтдинов пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен акватермолиз катализаторларын эшләгәне өчен билгеләп үтелде.
"Сезгә, Владимир Владимирович, Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф советына минем фәнни нәтиҗәгә керткән өлешемне югары үзле нефть чыгаруны сизелерлек үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк дәрәҗәдә югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип билгеләп үтте премия лауреаты.