Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көненә багышланган чараларда катнаша. Иртән ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булды.
ТР Фәннәр академиясе бинасында (Казан, Бауман ур., 20) махсуслаштырылган күргәзмә оештырылган иде. Экспозиция белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, КФУ ректоры Ленар Сафин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар танышты. “Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасы”, Гамәли семиотика институты, талантлар университеты стендлары күрсәтелде.