Рөстәм Миңнеханов Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының Ишкәкле спорт төрләре федераль үзәгендә булды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Россия фәне көнендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Спортның ишкәк ишү төрләре федераль үзәгендә булды. Университет эшчәнлеге турында вуз ректоры Рафис Борһанов сөйләде.

Кунаклар  күптән түгел ремонтланган «Регата» кунакханәсендә булдылар. Югары уку йорты ректоры сүзләренчә, күптән түгел генә кунакханә дәрәҗәсен 3 йолдызга күтәргәннәр, бу күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын сизелерлек яхшырта. 2022 елда ремонтка бүлеп бирелгән акчаның гомуми суммасы якынча 100 млн. сум тәшкил иткән. Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә кунакханәдән тыш,  чишенү бүлмәләре ремонтланган, спорт тренажерлары сатып алынган.   Һичшиксез, ВУЗның төп бурычы - уку процессы. Рафис Борһанов бүген югары уку йортында бакалавриат, магистратура һәм аспирантура программаларында якынча 3,8 мең кеше укый, диде.

Рафис Борһанов сүзләренә караганда, университет танылу буенча актив эш алып бара. 2022 елда вуз Россиянең иң яхшы югары уку йортлары рейтингына - беренче йөзлеккә керә. 2021 елда World Skills Russia  Туроператорлык эшчәнлеге һәм Турагент эшчәнлеге буенча компетенцияләр үзәге (СЦК) оештырылды, бу икенче ел рәттән финалда икенче призлы урынны алырга мөмкинлек бирде.

Халыкара эшчәнлеккә килгәндә, Университетта дөньяның 17 иленнән 93 студенты белем ала (бу вузда студентларның гомуми санының 2,5 проценты). Университет 15 чит ил югары уку йортлары һәм оешмалары белән белем  һәм фәнни эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек итә. 

Быел уникаль проект - «Тынычлык һәм татулык иҗаты» төбәк этномәдәни студентлар фестивале 3нче  тапкыр үткәреләчәк. Узган ел анда республиканың 16 югары уку йортыннан халык иҗаты белән шөгыльләнүче 1500дән артык студент катнашты», - диде Рафис Борһанов.

Зур спорт эше алып барыла. Университетта 32 спорт төре буенча 41 җыелма команда бар. VII Бөтенроссия кышкы Универсиадасында (5 төр) 3 урын яулады. VIII Бөтенроссия җәйге Универсиадасында (14 төр) - 2 урынны. Югары уку йорты базасында ГТО тестлаштыру үзәге эшли. Узган ел эчендә генә дә 1800  билге бирелгән.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка шулай ук Талантлар университеты белән уртак проектны тәкъдим иттеләр. 

Чарада ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Марсель Миңнуллин, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International