Казан милли тикшеренү технология университетында яңа молекуляр инженерия лабораториясе ачылды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Россия фәне көнендә Казан милли тикшеренү технология университетында (КНИТУ) молекула структурасын өйрәнү һәм алар нигезендә яңа материаллар төзү өчен иң заманча җиһазландырылган  яңа лаборатория ачтылар.

Ул "Молекуляр инженерия һәм Smart materials" дип атала. Традицион рәвештә тасма кисү урынына химик эксперимент үткәрелде: чарада катнашучыларның һәркайсы колбага реактив  өстәде һәм барлык элементлар кертелгәч кенә, сыеклыкның төсе кызылдан ачык яшел төскә үзгәрде - эш башлануга старт бирде. Лабораториядә ике юнәлеш магистрлары - "Молекуляр инженерия" һәм Smart Materials, шулай ук аспирантлар һәм яшь галимнәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International