Казанда яңартылган ФГОСны гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

 9 февральдә, «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында «Гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре» республика инструктив-методик семинар-киңәшмәсе уза, анда Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты директоры вазыйфаларын башкаручы, педагогика фәннәре кандидаты Татьяна Суханова катнаша.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үткәрә.

Киңәшмәдә гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, федераль төп гомуми белем бирү программаларын кертү мәсьәләләре карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International