Татарстан балаларын криптосәнгатькә бушлай өйрәтәчәкләр

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

МТС, цифрлы экосистема, һәм "Смешарики" анимацион сериалы ("Рики" ДК) "Поколение М" Бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында цифрлы сәнгать буенча бушлай белем бирү онлайн-курсын эшләтеп җибәрделәр. Онлайн-курс балаларга NFT технологиясе белән танышырга һәм ИТ-өлкәдә беренче адымнарын ясарга, 3D форматта үз арт-объектын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Онлайн-курс мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече сыйныф укучылары өчен махсус эшләнгән «Поколение М» иҗат онлайн-проекты сайтында белем бирү мастер-класслары сериясеннән тора. Интерактив форматта "МТС Диджитал" ИТ-өлкә экспертлары һәм "Смешариков" креаторлары балаларга сәнгать һәм цифрлы технологияләр бәйләнеше турында сөйләячәк, NFT-арт төзергә өйрәтәчәкләр, аның ни өчен блокчейнда яшәвен аңлатачак.

Мастер-класслар тәмамланганнан соң, 6-10 яшьлек, иң актив катнашучылар  «Рисуй со Смешарики» конкурсында көч сынашачак. Моның өчен 2023 елның 31 маена кадәр www.pokolenie.mts.ru сайтына өй биремнәрен үтәү вакытындагы эшләрне йөкләргә кирәк. Җиңүчеләрне Санкт-Петербургка компьютер анимациясе студиясенә бару көтә, анда "Смешарики" төзелә. Икенче һәм өченче урыннарга конкурсантлар МТСтан күп функцияле смарт-сәгатьләр һәм яраткан геройларыннан фирма бүләкләре алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International