13 февральдән 17 февральгә кадәр Татарстанда коррекцион педагогика институтында «Детство равных возможностей» атналыгы узачак.
Атнаның төп бурычы сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә региональ тәҗрибәне өйрәнү, Россия мәгариф академиясенең Региональ һөнәри һәм ата-аналар бергәлеге белән үзара файдалы хезмәттәшлеген оештыру, махсус белем бирү мәсьәләләренең киң спектры буенча хезмәттәшлекне киңәйтү.
Казанда һәм Чаллыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Мәгарифне үстерү институты һәм Казан Федераль Университеты ярдәмендә узачак программа чараларын гамәлгә ашыруда күп кенә мәгариф һәм махсуслаштырылган структуралар һәм учреждениеләр вәкилләре катнашачак. Алар арасында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, "Тисби" идарә университеты, Казан һәм Яр Чаллы гомуми белем бирү һәм махсуслаштырылган мәктәпләр, балалар бакчалары вәкилләре.
Атналык «ТИСБИ» идарә университеты мәйданчыгында «Татарстан Республикасында инклюзив белем бирүнең үзара хезмәттәшлеге һәм өзлексез үсеше моделе» дискуссия мәйданчыгы форматында 17 февральдә тәмамланачак.