Ятим балалар бушлай икенче һөнәри белем алу һәм яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге алачак

2023 елның 10 феврале, җомга

Закон проекты ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, шул исәптән эшче яки хезмәткәр һөнәре буенча белем алган ятим балаларга кабат һөнәри белем алу һәм эшче яки хезмәткәр вазифасын үзләштерү мөмкинлеген бирәчәк.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ассызыклаганча, ятим балалар бушлай икенче һөнәри белем ала алачак.

Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов искәрткәнчә, закон проекты Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 4 февралендә Череповец шәһәрендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International