Рөстәм Миңнеханов: быел 11 мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзүне планлаштырабыз

2023 елның 10 феврале, җомга

Соңгы ун елда Татарстанда 40 мең урынлы  253 балалар бакчасы һәм 48 мең урынлы 76 мәктәп төзелгән. Быел тагын 11 мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта ТР Рәисе Р.  Миңнеханов РФ Президенты В.  Путин катнашында Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте.

«Шул исәптән федераль ярдәм белән әлеге объектлар заманча таләпләргә җавап бирә һәм заманча итеп  җиһазландырыла. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзегәндә, без кабат куллану проектларын кулланабыз. Бу  объектларны минималь чыгымнар тотып  сыйфатлы итеп  төзергә мөмкинлек бирә», - дип белдерде республика җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International