Рособрнадзор төбәкләр алдына агымдагы уку елына бурычлар куйды

2023 елның 10 феврале, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Вологдада «БДИ һәм башка бәяләү процедуралары уздыруның югары күрсәткечләренә ирешү өчен эшне камилләштерү чаралары турында» семинар-киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәне ачып, Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев мәктәп укытучыларына документация йөкләнешен киметү эшенә игътибарны юнәлтте. "Бу бик катлаулы проблема, һәм ул барлык дәрәҗәдәге түрәләр актив рәвештә шөгыльләнгәнче һәм үзебез көрәшкән әйберне үрчетүне туктатканчы  хәл ителмәячәк. Бу эш өстәмә финанс кертемнәре таләп итми, ә мәгълүмат җыюга һәм ведомствоара хезмәттәшлеккә бәйле барлык процессларны дөрес итеп төзүне генә таләп итә», - дип билгеләп үтте ул.

Анзор Музаев якындагы айларда бу юнәлештә бик җитди эш башкарылачагы турында сөйләде. "Бездә урыннардан мәгълүмат бирү системасы булачак. Һәр аерым очрак та  без теге яки бу проблеманы хәл итүне тикшерәчәкбез һәм таләп итәчәкбез ", - дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе. Ул идарә тармагы җәйгә РФ субъектлары киселешендә педагогларга документлар йөкләнеше өлешендә бюрократлаштырылганлык картасын әзерләячәк, дип өстәде.

Киңәшмә уздыру мәйданчыгы булган Вологда өлкәсе ,  2022 елда БДИ һәм башка бәяләү процедураларының сыйфаты һәм объективлыгы буенча лидерлар өчлегенә керде. 2020 һәм 2021 елларда регион дүртенче урында булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International