"Урта һөнәри белем бирү мәктәпләренә һәм оешмаларына карата аккредитация мониторингы үткәрү өчен күрсәткечләр исемлеге булган приказларга төзәтмәләр кертеләчәк. Шулай ук әлеге күрсәткечләрне исәпләү методикасына төзәтмәләр кертеләчәк", - диелә хәбәрдә.
Аккредитация мониторингын сынауда барлыгы Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 99 көллият һәм 175 мәктәп катнашты, дип аңлаттылар Рособрнадзорда. Беренче аккредитация мониторингын 2023 елның көзендә уздыру планлаштырыла. Алга таба ул өч елга бер тапкыр үткәреләчәк. "Аккредитация мониторингы - вәзгыятьне күзәтеп тору, мәгариф оешмаларын үстерү программаларын корректировкалауга һәм белем бирү программаларын камилләштерүгә нигез булсын өчен идарә итү механизмы ул", - дидеРособрнадзор каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, "Мәгариф" дәүләт корпорациясенең үсеш буенча директоры Наталья Алтыникова.