Рөстәм Миңнеханов катнашында «Алсу» балалар бакчасы ачылды.
“Алсу” балалар бакчасының заманча һәм төзекләндерелгән корпусы 110 урынга исәпләнгән. Яңа балалар бакчасы урнашкан «Алсу» микрорайонында яшь гаиләләр күп яши (микрорайонда яшәүчеләр - 15 мең кеше). Бүгенге көнгә кадәр биредә 2 мәктәпкәчә учреждение булган. Яңа балалар бакчасын ачу - әлеге микрорайонда мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга тагын бер адым.
Рөстәм Миңнеханов барысын да әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.