Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү, ял итү һәм сәламәтләндерү чаралары өчен субсидияләр бирүгә конкурс игълан итте

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Субсидияне балаларга өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы һәм «Мәгариф» илкүләм  проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында балалар ялын оештыру белән шөгыльләнүче оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар алырга мөмкин.

Субсидияләр күләме - балаларның ялы инфраструктурасын модернизацияләүгә һәм үстерүгә, аларны савыктыруга, матди-техник базаны җиһазлауга, җиһазлар, уку пособиеләре, укыту чаралары, уен материаллары сатып алуга чыгымнар суммасының 5%ы. Субсидия шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен квалификацияле белгечләрне җәлеп итү чараларына да бирелә.

Конкурс «Электрон бюджет» иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасында уздырыла.

Гаризалар 2023 елның 26 февраленә кадәр (Мәскәү вакыты буенча 23:59 га кадәр) түбәндәге адрес буенча,  дәүләт финанс ярдәме күрсәтү порталында кабул ителә: http://promote.budget.gov.ru.

Гаризалар экспертизасы , гарзалар  кабул ителгәннән соң 30 көн эчендә уздырыла. Аның беренче этабы 10 эш көнендә узачак, икенче этап  20 4өн дәвам итәчәк. Икенче этапта конкурс комиссиясе гаризаларга бәя бирәчәк, шулай ук бирелгән белешмәләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тикшерәчәк.

Конкурста сайлап алу һәм катнашучыларга таләпләр турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International