Россия төбәкләрендә «Галимнәр - мәктәпләрдә» акциясе дәвам итә

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Март ахырына кадәр галимнәр мәктәпләрдә 10 меңнән артык лекция үткәрәчәк, дип планлаштырыла. Алар балаларга нейробиология, космонавтика, медицина, мәгълүмати технологияләр һәм экология өлкәсендәге заманча тикшеренүләр турында сөйләячәк. Укучылар мастер-классларда һәм квизларда катнашачак.

"Галимнәр - мәктәпләргә" акциясе - "Белем" җәмгыяте оештырган "Галимнәр сөйли" масштаблы проектының бер өлеше. Әлеге проектта катнашучы лекторлар соңыннан интеллектуаль ярышларда, Сочида үтәчәк фәнни форумнар һәм яшь галимнәр конгрессында катнаша алачак.

 Катнашу өчен “Белем” җәмгыяте сайтында үз төбәгеңне  сайларга кирәк: https://znanierussia.ru/events/uchenyj-v-shkole-1312 һәм теркәлү узарга.

Үткәрү көннәре: 2023 елның 8 февраль - 30 марты.

Үткәрү форматы: онлайн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International