Татарстанда «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2022» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Россия фәне көне кысаларында ТР Милли китапханәсендә аспирантлар, адъюнктлар, студентлар, курсантлар, мәгариф оешмаларының һәм җитештерү предприятиеләренең яшь галимнәрен хөрмәтләделәр.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Яшь галимнәрне һәм талантлы студентлар вәкилләрен Россия фәне көне белән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин яшь галимнәргә белемнәрен һәм сәләтләрен арттыра торган урын барлыгын билгеләп үтте.

Фәнни ачышлар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Казан университеты доценты Ирек Мөхәммәтдиновны котлады, аңа ил Президенты Указы белән «Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелде. Ул билгеләп үткәнчә, бу Татарстан галимнәренең бүгенге буынының элгәре эшен лаеклы дәвам итүен раслый.

2022 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсында 21 яшь галим җиңүче дип танылды. 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 курсант һәм югары белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты махсус дәүләт стипендияләренә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International