Сергей Кравцов мәктәпләрнең зур юбилейларын федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тәкъдим итте

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Бөтенроссия эксперт педагогия советы утырышын үткәрде. Ул укытучылар белән федераль төп гомуми белем бирү программаларына күчү, мәктәпләрнең юбилеен бәйрәм белән билгеләп үтү, шулай ук мәктәпләрнең Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән үзара хезмәттәшлеге белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләште.

Мәгариф министрлыгы башлыгы эксперт советы әгъзаларын, укытучыларга законда беркетелгән эш исемлегеннән артып киткән йөкләнеш очрагында, хакимият органнарына мәгълүмат бирүне сорады. Ул шулай ук педагогларны фәнни-методик озата баруның бердәм федераль системасы эшленә  игътибарны юнәлтте.

Утырыш эшендә «Движение Первых» балалар һәм яшьләр Россия хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров катнашты. Ул бу хәрәкәтнең  укытучыларга өстәмә эш  булдырмавын, ә мәгариф системасына ярдәм итү, балаларны дәрестән тыш эшләрдә актив булырга этәрү, диде.

Утырыш барышында Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт сәясәте һәм гомуми белем бирү өлкәсендә идарә департаменты директоры Максим Костенко барлык мәктәпләрдә дә 2023 елның 1 сентябреннән кертеләчәк федераль төп гомуми белем бирү программалары турында сөйләде. Аларда федераль уку планы, календарь уку графигы, укыту предметларының эш программалары, тәрбия бирүнең эш программасы һәм тәрбия эшенең календарь планы керәчәк.

Бөтенроссия эксперт педагогия советы Россия Мәгариф министры инициативасы буенча оештырылды. Совет составын сайлау  2020 елда ачык тавыш бирү юлы белән узды. Илнең барлык төбәкләреннән 1779 укытучыдан гариза кергән. Нәтиҗәдә, яңа структурага 168 педагог керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International