Татарстан делегациясе Тыва Республикасында Педагогик бергәлек съездында катнашты

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

10 февраль көнне Тыва Республикасының В.Кок-оол исемендәге музыка-драма театрында Педагогик бергәлек съезды узды. Аның кысаларында педагог һәм остаз елы ачылды.

Ачылу тантанасында Тува башлыгы Владислав Ховалыг, мәгариф тармагы хезмәткәрләре һәм республика педагоглары катнашты. Съездда катнашучылар алдында республика мәгариф министры Ирина Биче-оол чыгыш ясады.

Съезд эшендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан мәгарифен үстерү институты вәкилләре һәм гомуми белем бирү оешмалары директорлары катнашты. Сәламләү сүзе белән министрлыкның өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова чыгыш ясады.

Съезд кысаларында мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар, Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге тәкъдим ителде. Чараның рәсми өлеше азагында резолюция кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International