Азнакай районының 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе-2023” республика конкурсының зона этаплары дәвам итте.
Азнакай, Сарман, Актаныш, Баулы, Мөслим, Бөгелмә, Ютазы районнарыннан 19 катнашучы Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү педагоглары исеме өчен көрәште. Алар арасында - 17 тәрбияче, туган телне өйрәтү буенча тәрбияче, физик культура буенча инструктор. Конкурс ике көн дәвамында узды. Җиде районнан өчәр тәрбияче үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурс шартлары буенча катнашучылар үзләренең «Педагогик табыш»ын тәкъдим иттеләр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән ачык дәресләр үткәрделәр. Конкурс катнашучыларга үз эшчәнлекләренең алдынгы педагогик идеяләрен ачарга һәм үз эшләрендә инновацияләрне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.
Конкурсны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дамир Гыйләҗев катнашты.
Гомумән алганда, Татарстан буенча “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телгә өйрәтү буенча тәрбияче” конкурсында республиканың 45 муниципаль районыннан 135 педагог катнашачак.