Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында «Русский Мрамор»АПКында һәм агротехник техникумда булды

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - «Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында» район Советы утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар районның кайбер объектларында булдылар. Беренче булып «Русский Мрамор» АПК АҖ белән таныштылар. Бу ит эшкәртү комплексы. Предприятие азык сыйфатыннан башлап, итне ваклап сату челтәрләренә илтүгә кадәр җитештерү циклларын контрольдә тота. Компания эре федераль ритейлерлар һәм локаль челтәр кибетләре (X5 Retail, "Магнит", "Лента", "ОКЕЙ", башкалар) белән эшли. Искәртеп узабыз, 2011 елның маенда Рөстәм Миңнеханов әлеге объект нигезенә  капсула салу тантанасында катнашты.

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Руский мрамор»ның  күпме продукция җитештерүен,  әзер продукция не тарату географиясе белән кызыксынды. Ул шулай ук предприятиене алга таба үстерү өчен хәләл юнәлеш булырга мөмкин дигән фикер әйтте, бүген аңа җитди игътибар бирелә һәм аның үсеш өчен барлык перспективалары да бар.

Аннары Балык Бистәсе агротехник техникумында  булды. Техникум бинасына капиталь ремонт 2020 елда үткәрелгән. Моннан тыш, 2020-2022 елларда шулай ук техникумның тулай торагы да ремонтланган. Агымдагы 2023 елда техникум остаханәләренә капиталь ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International