«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында җиңүчеләр КФУның ( ИМО) ХМИында бушлай укыячак

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

ТР Милли китапханәсендә узган атнада "Тархан" төрки халыклар тарихы буенча телеконкурсның икенче сезонын төшерүләр узды. Сигезенче раундта Татарстанның 16 районыннан 40 өлкән сыйныф укучысы, шулай ук Башкортстаннан килгән мәктәп укучысы катнашты. Конкурсның бу этабы темасы - төрки халыклар тарихы. Укучылар Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм җәмгыять белеме кафедрасының «төрки халыклар тарихы» профиленә керү хокукы өчен ярышалар.

«Тархан» принцибы танылган телевикторина федераль ТВ «Умники и умницы» белән охшаш. Конкурсантлар, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары сорауларга җавап бирәләр, ә жюри аларның җавапларын бәяли.

Телеконкурсның чирекфиналын төшерү ТР Милли китапханәсендә 27-28 февральдә узачак. Март аенда ТНВ каналы  интеллектуаль шоу трансляциясен башлаячак. Шулай итеп, студент билеты өчен көрәш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International