КФУда Россия мәгариф академиясенең коррекцион педагогика институты атналыгы башланды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында «Тигез мөмкинлекләр балачагы» Россия мәгариф академиясенең коррекцион педагогика институты атналыгы ачылды.

Пленар утырышта РАО коррекцион педагогика институты директоры Татьяна Соловьева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем һәм фән бүлеге башлыгы Андрей Выборнов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев, психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International