Июнь ахырына кадәр Татарстан мәктәпләре һәм һөнәри учреждениеләре 111 интерактив панель алачак. Шулай ук, аларның бер өлешен "Кванториум" технопаркларына тапшырачаклар.
Панельләр сатып алуга 52,2 млн сум бүлеп бирелә, ягъни бер данәсе өчен 473 мең сум тирәсе. Акчалар «Мәгариф» илкүләм проекты буенча федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән.
Панельләр диагонале 75-80 дюйм, хәтере 4 Гб булыр дип көтелә. Мәктәпләр өчен комплектта стилуслар, саклану пыяласы булачак. Моннан тыш, көтелгән, әмма мәҗбүри булмаган функцияләр арасында - язылганны уч белән сөртү, челтәргә Wi-Fi аша тоташтыру һәм башка кайбер функцияләр.