Татарстанда 50 мәктәп базасында нклюзив белем бирелә

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты директоры Татьяна Соловьева инклюзив белем бирүне үстерү һәм белгечләр әзерләү аеруча мөһим, дип хәбәр итте. Соловьева сүзләренчә, Татарстанда бүген 50гә якын мәктәп бар, аларда инклюзив белем бирелә.

Бүген "Тигез мөмкинлекләр балачагы" Россия мәгариф академиясенең коррекцион педагогика институты атнасы ачылды. Чара 13-17 февральдә КФУның Психология һәм мәгариф институты базасында уза. Атна дәвамында төбәкнең мәгариф өлкәсе белгечләре фәнни-методик һәм өйрәтү чараларында катнашачак. Мәскәүдән килгән кунаклар төбәк тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр, коррекцияле мәгариф учреждениеләрендә булачаклар, педагоглар, ата-аналар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре өчен консультацияләр үткәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International