Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында булды. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениесе диварыннан республика предприятиеләрендә һәм чит төбәкләрдә дә ихтыяҗ булган белгечләр чыга.
Дәүләт Советы Рәисе, техникум музеенда булды, остаханәләр һәм уку кабинетларын карады, шулай ук казанышлар күрсәтү стендларын бәяләде. Аннары ул студентлар белән аралашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Техникум лаборатор-гамәли дәресләр үткәрү өчен остаханәләр белән җиһазланган. Моннан тыш, тагын 11 лаборатория бар. Җиһазларның күпчелек өлеше дөнья стандартларына туры килә.