Бүген Казанда, Казан федераль университеты бинасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм коррекцион педагогика институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм коррекцион педагогика институты директоры Татьяна Соловьева имзалады.
Министр урынбасары аңлатканча, алга таба сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен фәнни пособиеләр һәм укытуның заманча методикалары эшләнәчәк.
Килешү "Тигез мөмкинлекләр балачагы" Россия мәгариф академиясенең коррекцион педагогика институты атналыгы кысаларында имзаланды. Чара Татарстанда 13-17 февральдә КФУның Психология һәм мәгариф институты базасында уза. Бу атнада төбәкнең мәгариф өлкәсе белгечләре фәнни-методик һәм өйрәтү очрашуларында катнашачак. Мәскәүдән килгән кунаклар төбәк тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр, коррекцияле юнәлештәге мәгариф учреждениеләрендә булачаклар, педагоглар, ата-аналар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре өчен консультацияләр үткәрәчәкләр.