Педагог һәм остаз елы кысаларында 5-8 февральдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсе Урал шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләре өчен стажировка мәйданчыгы булды. Мәгариф турының программасы бик бай иде. Визит барышында Көнбатыш Казахстан инновация-технология университеты җитәкчеләре һәм укытучылары Казан федераль университетының Алабуга институтында булдылар, анда хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Мәгариф туры программасы Иннополис университеты объектлары белән танышуны, Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында булуны үз эченә алды.