Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев үз чыгышында ассызыклаганча, 2022-2031 еллар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде. Унъеллыкның төп бурычы - яшьләрне фән өлкәсенә җәлеп итү. Россия Мәгариф министрының беренче урынбасары белем бирүгә уникаль якын килүне эзләү мөһимлеге, фәннәрне өйрәнүдә заманча тенденцияләр турында сөйләде.
"Знание" Россия җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль Луганскта һәм Владикавказда "Галимнәр - мәктәпләрдә" акциясе старт алды, дип хәбәр итте. Ул Россиянең “Белем” дигән масштаблы проекты кысаларында уза.
«Наука в лицах» марафоны кысаларында фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреатлары, галимнәр чыгыш ясады. Алар лекцияләр укыдылар, дискуссияләрдә катнаштылар һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.