13 февральдә «Минем туган тел укытучым» Бөтенроссия акциясе башланды. Ул Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Анда мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук аларның әти-әниләре чакырыла. Алар үзләренең педагогларын Халыкара туган тел көне белән котларга һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендә туган телләр Федераль институты битендә басылып чыгачак видео яки фотокотлау җибәрергә, "ВКонтакте" социаль челтәрендә һәм мәгариф оешмалары битләрендә фотосурәтләр, видеоматериаллар яки текст постлары бастырып чыгарырга мөмкин, #Мойучительродногоязыка 2023 хештегын куярга онытмаска
Акциягә нәтиҗәләр , 21 февральдә, Халыкара туган тел көненә багышланган онлайн-марафонда ясалачак.
Үткәрү көннәре: 2023 елның 13-21 феврале.
Үткәрү форматы: онлайн.