Педагог һәм остаз елында Татарстанда укытучылар фотографияләренең архивы булдырылачак

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Татарстанда “Минем яраткан укытучым фотоархивы “ акциясенә старт бирелде. Аның ярдәмендә республикада барлык буын укытучыларының миллионлаган фотографияләре архивы булдырылачак. Бу хакта КФУда Педагог һәм остаз елының тантаналы ачылышында билгеле булды.

«Педагог һәм остаз елында республикада күпсанлы чаралар үткәрү планлаштырыла. Бу төрле форумнар, конференцияләр, очрашулар», - дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

"Остаз белән ачык диалог" проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Ул бөтен Россия буенча танылган педагоглар һәм остазлар катнашында педагогик югары уку йортларында, мәктәпләрдә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә диалоглар сериясе рәвешендә узачак.

"Наставника на лицах"проекты  илһамландыручы, мотивлаштыручы, үз укучыларының ышанычын уятучы педагоглар турында видеотарихлар форматын тәшкил итәчәк. «Педагог һәм остазга рәхмәт» акциясе вакытында һәркем үз укытучысына рәхмәт әйтә һәм аның өчен котлау открыткасы булдыра ала. "Югары лига" проекты буенча педагоглар өчен семинарларның, дәресләрнең һәм мастер-классларның еллык циклын уздырачаклар.

"Россиянең педагогик династияләре" проекты укытучыларны берләштерәчәк, алар үз гаиләләре тарихы белән уртаклашырга әзер. Нәтиҗәдә,  ел ахырында «Татарстанның педагогик династияләре» электрон җыентыгы чыгарылачак.

Россия Президенты Владимир Путин 2023нче  елны- Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International