Бүген, Евгений Королёвны искә алу көнендә, аның исемен йөрткән Түбән Кама политехник көллиятендә, беренче төзүче бюстына чәчәкләр салдылар. Җитмеш еллык хезмәт стажының утыз сигезен Евгений Королёв Түбән Камага багышлады. Ул җитәкчелек иткән елларда нефть химиясе гиганты заводлары, шиналар заводы төзелде, ТЭЦ турбиналары һәм йөз мең квадрат метр торак, мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары файдалануга тапшырылды.
Социалистик Хезмәт Герое, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Татарстан АССРның атказанган төзүчесе Евгений Королёв истәлегенә политехника көллиятенең студентлары һәм хезмәткәрләре җыелды.