"Туган тел - минем хәзинәм" конкурсында катнашу

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары - үз иленең патриотлары һәм туган телен үстерүче һәм саклаучы активистлар. 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә, ул ЮНЕСКО Генераль конференциясе карары белән гамәлгә куелган.

Барлык теләүчеләргә дә,  әлеге вакыйгалар үзәгендә булу  шансы бар. Барыгызны да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән   КНИТУда уздырыла торган “Туган тел - минем хәзинәм” дигән бердәм исем астындагы иҗади эсселар конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурска сылтама буенча теркәлергә кирәк

Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү 2023 елның 3 мартында Казан милли тикшеренү технология университеты сайтының «Грантлар, конкурслар, игълан итү» бүлегендә узачак.

"Туган тел - минем хәзинәм" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның 26 апрелендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International