«Ел укытучысы» конкурсының зона этаплары тәмамланды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

14 февральдә Татарстанда “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының зона этабы тәмамланды, анда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 146 укытучы катнашты.

Педагогикада  өзлексез стажы 5 елдан да ким булмаган  96 укытучы «Ел укытучысы» номинациясендә, ә эш стажы 3 елдан артмаган 50 укытучы - «Педагогик дебют» номинациясендә көч сынаштылар.

Конкурсның зона этабы Азнакай, Нурлат, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Саба, Буа районнарының, Чаллы һәм Казанның 9 конкурс мәйданчыгында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International