Казанда өстәмә һөнәри белем бирү структураларын үстерү буенча юл картасы булдырачаклар: Россия Спорт министрлыгының стратегик сессиясе уза

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанда физик культура һәм спорт өлкәсендә өстәмә һөнәри белем бирү системасын проектлау һәм үстерү буенча стратегик сессия ачылды. Россия Спорт министрлыгының ике көнлек чарасы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә департаменты директоры урынбасары, "Спорт - тормыш нормасы" федераль проектлары администраторы Сергей Картошкин катнашында уза.

Стратегик сессияне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов ачты.

Икенче көн кысаларында экспертлар һәм модераторлар катнашында 2026 елга кадәр өстәмә һөнәри белем бирү структураларын үстерү буенча юл картасы формалаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International