6-11 сыйныф укучылары https://education.yandex.ru/olymp/inf2023 информатика буенча олимпиадада катнашыр ала. Ул "Цифрлы икътисад" илкүләм проектының "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проектын яклап Яндекс Укучы платформасында үткәрелә. Ике турдан тора һәм 9 февральдән 8 апрельгә кадәр онлайн узачак. Олимпиадага 6 мартка кадәр, беренче тур тәмамланганчы, кушылырга мөмкин. Икенче турда катнашучылар Россия югары уку йортларына керү өчен өстәмә баллар эшләү мөмкинлеге алачак.
Олимпиада ике этапка бүленә: танып белү һәм ярышу. Беренче турда укучылар IT-лабораториягә эләгә, анда аларны өч блоктан биремнәр көтә: логика һәм математика биремнәре, роверны программалаштыру һәм Python нигезләре. Турны узу өчен катлаулы исәпләүләр таләп ителми, әмма катнашучыларга гадәти мәктәп программасы кысаларыннан чыга торган сорауларны ачыкларга туры киләчәк.
Информатика буенча олимпиада 2022-2023 уку елына Россия Мәгариф министрлыгы раслаган олимпиадалар исемлегенә кертелгән.