«Киләчәкне бергә төзергә»: «Татнефть» биотехник белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән әзерли башлый

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

«Мәктәп биолабораторияләре» проектында катнашучыларның беренче слеты һәм «Татарстан Республикасының нефть төбәгендә биотехнологияләр перспективалары» конференциясе Әлмәттә Югары нефть мәктәбе кампусында узды. Яшь тикшеренүчеләр биотехнологияләр үсеше турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Слетта катнашучыларны «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов сәламләде.

«Мәктәп лабораторияләре» проекты 2020 елда ачылды, бүген анда сигез мәктәп катнаша. "Татнефть" акчасына аларда биология һәм биолаборатория кабинетлары җиһазландырылган. Проект  ачылганнан бирле 300гә якын урта һәм өлкән сыйныф укучысы җәлеп ителде. Алар үсемлекләрне микроклонлаштыру белән шөгыльләнәләр, тикшеренүләрдә катнашалар, биологияне тирәнтен өйрәнәләр. Укучылар үстергән үсентеләр шәһәр киңлекләрен яшелләндерү һәм урманнарны торгызу өчен файдаланыла. Шулай итеп, укучылар төбәкнең биологик төрлелеген саклап калуга үз өлешләрен кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International