Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре социаль сәясәт комитеты утырышында каралды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Киров районы «Юлдаш» яшьләр клубында Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды, анда депутатлар балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта  тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар.

Утырышны ачып, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова хәзерге шартларда яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләсенең актуальлеген билгеләп үтте. «Бу юнәлештә эш хакимиятнең барлык тармаклары белән алып барылырга һәм мөмкин кадәр күбрәк җәмәгать оешмаларын колачларга тиеш, - диде ул. - Республика министрлыклары һәм ведомстволарының, муниципаль хакимиятләрнең һәм җәмәгатьчелекнең максатчан ведомствоара хезмәттәшлеге кирәк. Безнең төп бурыч - балаларны һәм яшьләрне урамнан һәм чит идеологиянең тискәре йогынтысыннан аеру".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International