Татарстан студентларын «Студентлар стартабы» конкурсы буенча вебинарга чакыралар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә  Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында, “Университет технологик эшкуарлыгының платформасы” федераль программасы “Студентлар стартабы” конкурсы буенча вебинар узачак. Вебинар барышында грант алу шартлары, гариза составы күрсәтеләчәк, мөрәҗәгать итүче һәм команданың юридик зат тарафыннан төзелә торган составы, чыгымнарның статьялары, проектны гамәлгә ашыру турындагы еш  бирелгән сорауларга җаваплар биреләчәк. Грант алган югары уку йорты укучысы юридик зат булып теркәлергә, бизнес-план һәм стартапның сайтын эшләргә тиеш булачак.

Вебинарга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә була: https://pruffme.com/landing/fasie/StudStartup-20.02.

Тулырак мәгълүмат конкурс битендә урнаштырылган: https://fasie.ru/studstartup/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International